Баймак — Сибай юллары

Категория: көе сүзләре

Йомыш белән күп тападым
Баймак — Сибай юлларын.
Әллә шуңа якын күрәм
Тауларын, урманнарын.

Баймак — Сибай юллары,
Таулары, урманнары,
Баймак — Сибай юллары,
Таулары, урманнары.

Шушы юлда гашыйк булдым
Кара күзле чибәргә.
Әллә нигә калдым телсез,
Сүз тапмадым сөйләргә.

Баймак — Сибай юллары,
Сүзләр табып булмады.
Баймак — Сибай юллары,
Сүзләр табып булмады.

Шул юллардан узган саен,
Аны юксынып үтәм.
Эштә, юлда, ялымда да
Күңелемдә йөретәм.

Баймак — Сибай юллары,
Кемдә икән уйлары?
Баймак — Сибай юллары,
Кемдә икән уйлары?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »