Добавлено Almaz в Пнд, 07/03/2016 - 00:58
Үзе бер дәртле җыр икән
Безнең Учалы ягы.
Агыйдел белән Җаегым
Чыга шул җирдән агып.
Ис китәрлек Озынкүле
Өргене, елгалары.
Шушы җирнең канатыдыр —
Байрамгол җургалары.
Күрсәң аларны бәйгедә,
Онытыла дөнъяларың.
Уралымның могҗизасы —
Байрамгол җургалары.
Оча атлар, көнләштереп
Күктәге торналарны.
Үргә әйди егетләрне
Байрамгол җургалары.