Ике тирәк

Ике тирәк кенә торып калган,
Күңелемнең ике терәге.
Әткәй нигезләре сакланмаган
Җимерелә инде йөрәгем.

Ике тирәк, бары ике тирәк,
Кайда минем бала чакларым?
Эзлимме ни икән, әйләндереп,
Аунап яткан нигез ташларын?

Ике тирәк кенә торып калган
Әйтерсен дә әткәй һәм әнкәй.
Икеүсе дә шаулап яфрак ярган
Тик барыбер әрнеп җан әчи.

Ике тирәк, бары ике тирәк,
Кайда минем бала чакларым?
Эзлимме ни икән, әйләндереп,
Аунап яткан нигез ташларын?

Әткәй нигезләре онытылган,
Саклый аны бары тирәкләр.
Туган йортны бер үк ташламагыз,
Еламасын сезнең йөрәкләр.

Ике тирәк, бары ике тирәк,
Кайда минем бала чакларым?
Эзлимме ни икән, әйләндереп,
Аунап яткан нигез ташларын?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »