Добавлено АлиһәНур в СБ, 02/04/2016 - 19:02

Көтмәгән идем мин синнән,
Шундый ялгыш адымны.
Инде күптән бер хәбәрсез,
Газаплыйсың җанымны.
Башкадан түгел, мин синнән,
Көтмәгән идем моны.
Нигә-нигә, нәкъ менә син,
Аңламыйм бүген шуны.
Салып булса, салыр идем,
Агымсуга уйларны.
Син ни кичерәсең икән,
Беләсе иде шуларны.
Башкадан түгел, мин синнән,
Көтмәгән идем моны.
Нигә-нигә, нәкъ менә син,
Аңламыйм бүген шуны.
Гафу итә алмыйм сине,
Мин аңа әзер түгел.
Мең төрле газап эчендә,
Чишмәләрдәй бу күңел.
Башкадан түгел, мин синнән,
Көтмәгән идем моны.
Нигә-нигә, нәкъ менә син,
Аңламыйм бүген шуны.