Бөдрә таллар (дүртенче вариант)

Елга өстендә ялтырый
Алтын нурлар таңнарда.
Бөгелә-сыгыла баш ия
Бөдрә таллар ярларда.

Бөдрә талның ботаклары
Ярдан суларга бөгелә.
«Сөйгәнем син кайда?-диеп
Үзәкләр бит өзелә

Тал ботаклары астында
Истә очырашкан кичләр.
Сандугачнын җырын тыңлап
Шашына минем хисләр.

Бөдрә таллар матур бик тә,
Ярдан суларга бөгелә.
Кайда соң син мәхәббәтем?
Син дип җаннарым өзелә.

Сандугачым җырлары
Таңнарда ишетелмәс.
Китте инде сөйгән ярым
Монда ул бүтән килмәс.

Бөдрә таллар элеккечә,
Ярдан суларга бөгелер.
Кайда соң мәхәббәтем?
Син дип җаным өзелер.

Һәр кич саен сине сагынып,
Яр буена мин килермен.
Яшел бөдрә талым белән
Сагышларымны бүлермен.

Бөдрә таллар матур бик тә,
Ярдан суларга бөгелә.
Сине көтәм, мәхәббәтем,
Үзәкләрем бит өзелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »