Татар кешесе — тулырак нөсхә

Болгарымда болганган,
Суварында сызланган.
Сараенда саргайган —
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Ырынбурда орылган —
Синдер, татар кешесе.

Казахтагы кымызлар
Синең канны кыздырткан.
Кытайдагы кытлыклар
Качакларың кырдырткан.
Өргәнечтә өркегән,
Уралында уралган,
Касыймында кысылган
Татар кешесе, татар кешесе.

Иcтамбулда ысланып,
Үзбәкләрдә үзгәреп,
Кырымнарда кырылып
Беттең, татар кешесе.
Французга яу чаптың,
Германга да яу чаптың.
Ул илләрдә ни таптың —
Яугир татар кешесе.

Рудасын да син чаптың,
Күмерен дә син чаптың,
Балыгын да син тоттың,
Нефтен дә таптың.
Киевта бар үз көең,
Балтыйгыңда балкыйсың.
Чит җирдә туган илне,
Телне саклыйсың, татар кешесе.

Япон һәм Фин илендә —
Барында да килмешәк,
Күчемсәк һәм йөремсәк
Булдың татар кешесе.
Болай каңгырып йөрмә,
Кайт син туган илеңә,
Баш куй Болгар җиренә
Әйдә, татар кешесе!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »