Мәхәббәт (өченче вариант)

Сөя белү — күкләр биргән бүләк,
Гашыйкларга бездән тик бер теләк:
Бер — берсенә булсын алар кирәк
Авыр чакта була белсен терәк.

Мәхәббәттән генә янсын йөрәк,
Сөю уты булсын күзләрдә.
Бер-береңне табыр кавышулар
Алдан языладыр күкләрдә.

Кушымта:
Мәхәббәтне тоеп яшәү — бәхет,
Кирәк түгел алтыннардан тәхет.
Онытыла барлык кайгы — зарың,
Янәшәңдә булса сөйгән ярың.

Мәхәббәтнең көче аңлашуда,
Булмасыннар бары ялгышулар.
Гашыйк йөрәк тик бәхеттән типсен
Сагыш уты аны читләп үтсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »