Озату (беренче вариант)

Сикердем читәннәрен лә,
Йөгердем, җитәлмәдем;
Ни булды икән телләремә —
Сау бул, дип әйтәлмәдем.

Урманнарга барган чакта
Адаштым юлларымны;
Күңелем йомшак, елармын, дип,
Бирмәдем кулларымны.

Өй артындагы талларны
Яратмасаң, кисәрсең;
Мин сагынсам, тәрәз/ә/ ачам,
Син җил булып исәрсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (185 голосов)
« »