Классташым

Категория: көе сүзләре

Еллар шавы баса алмый
Соңгы звонок тавышын,
Һәр көн сине күрә алу
Бәхет иде, классташым.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Көн дә иртән сине көттем
Алдан килеп дәрескә.
Юксына ук башлый идем
Мин сине тәнәфестә.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Озын тәнәфес шикелле,
Аерылган елларым.
Башланыр да яңа дәрес,
Килерсең күк елмаеп.

Соңгы дәрес, соңгы звонок,
Ник бераз соңламадың;
Сүзсез генә сөюемне
Күземнән аңламадың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (22 голоса)
« »