Балама!

«Балам кайта!» — диеп, газиз әнкәй,
Олы юлдан көтә, күзен алмый.
Ана йөрәгенең сагышларын
Бакчаларда үскән балан аңлый.

Балан җимешләре ачылар,
Ешрак булса иде кайтулар.
Көтүләре, балам, бик авыр
Дәваларын аның кем табар?!

Балакайлар үсеп таралышты,
Уйлый микән мине кайсы гына?!
Балан җимешенең ачылары
Дәва булыр йөрәк ярсуына.

Балан җимешләре ачылар,
Ешрак булса иде кайтулар.
Көтүләре, балам, бик авыр
Дәваларын аның кем табар?!

Фатихамны, балам, бирәм сиңа
«Бәхетле бул!» — диеп, кылам дога.
Бакчадагы баланнарны күргәч,
Бар кайгымны телим онытырга.

Балан җимешләре ачылар,
Ешрак булса иде кайтулар.
Көтүләре, балам, бик авыр
Дәваларын аның кем табар?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »