Газаплама

Газаплама, сөймим сине диеп,
Өзгәләмә инде бәгырьне.
Минем кебек башка булмас, җаным,
Белүчеләр синең кадерне.

Газаплама, йөрәк таштан түгел,
Туктап калыр, җитәр, уйнама!
Бозлы карашларың белән, иркәм,
Җаннарымны башка кыйнама.

Газаплама!Пыяладай күңел
Челпәрәмә килеп ватыла.
Башка берәү миңа кирәк түгел,
Җаным-тәнем сиңа тартыла!

Газаплама, ничек бармын шулай,
Кабул итеп берүк ал мине.
Мәхәббәтем сүрелерлек түгел.
Яратамын бары бер сине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »