Эх, кара чәч, зәңгәр күз

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күзең, күз керфегең
Тибрәндереп карама.
Күз карашың ук шикелле
Йөрәгемә кадама.

Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.
Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Кавышырбыз, бераз түз!

Кара чәчләр, зәңгәр күзләр—
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгеллеген дә беләм —
Өзелеп сөя бит күңел.

Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.
Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Кавышырбыз, бераз түз!

Кара чәчне, зәңгәр күзне,
Эзләдем минем күңел.
Эзләде, тапты-югалтты
Тик онытыла чак түгел.

Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз.
Эх, кара чәч, зәңгәр күз,
Кавышырбыз, бераз түз!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »