Кәвәл авылы көе

Суда балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер шул, сизәдер.
Авылыбызда бер матур бар,
Үзәгемне өзәдер шул, өзәдер.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Шомырт кара чәчләре лә
Шомарадыр тараса, ай, тараса.
Күңелемә ял буладыр
Бер елмаеп караса, ай, караса.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Башыңа япкан яулыгың
Яңа яуган кар кебек, ай, кар кебек.
Йөзләрең тулган ай кебек,
Акылың сары май кебек, ай, май кебек.

Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (20 голосов)
« »