Өч каен

Категория: көе сүзләре

/"Яр читендә учак" спектакеленнән/

Яз аенда тәүге күкрәү булдың,
Тәүләп әйттең сөю сүзләрен.
Безнең мәхәббәткә шаһит булып,
Тау башында үсте өч каен.

Өч каен, өч каен,
Онытмам июнь аен.
Йөрәгем әрнетә
Исемә төшкән саен.

Яз да үтте, салкын көзләр килде,
Чит якларда хәзер дускаем.
Ялгыз калгач, яфрак коя-коя,
Тау башында үсте өч каен.

Өч каен, өч каен,
Онытмам июнь аен.
Йөрәгем әрнетә
Исемә төшкән саен.

Өметләнәм, очрашырбыз кебек
Язлар җиткәч табып бер җаен.
Кайтчы, кайтчы, иркәм, без икәүне
Тау башында көтә өч каен.

Өч каен, өч каен,
Онытмам июнь аен.
Йөрәгем әрнетә
Исемә төшкән саен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »