Оч, күңелем

Категория: көе сүзләре

Оч, күңелем, ерак офыкларга,
Югарыга очар кош булып.
Тургай җыры кебек моңың кайтсын,
Туган җиргә матур җыр булып.

Җырың белән туган җирне зурлап,
Оч син зәңгәр күкләрне иңләп.
Газиз туган якның матурлыгын,
Булмый икән бер нигә тиңләп.

Оч, кунелем, җырың җырлый-җырлый,
Бар дөньяга моңың таратып.
Юлларыңда каршы җилләр очрап,
Сындырмасын хыял канатың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »