Син — минем киләчәгем

Категория: көе сүзләре

Тормышым юлында ялгызым калганда,
Очыр канатларым армансыз талганда,
Тик син мине күрдең, хәлкәемне сиздең,
Син яныма килдең, син миңа кул бирдең!

Син — минем кояшым, син — минем нурларым,
Син — минем сагышым, син — җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып. 

Таңнарның нурларын синдә генә күрәм,
Күңелем назларын сиңа генә бирәм,
Син бит — минем генә ярсып килгән язым,
Син бит — минем генә язмыш биргән назым!

Син — минем кояшым, син — минем нурларым,
Син — минем сагышым, син — җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып. 

Киләчәк көннәрем синдә генә күрәм,
Киләчәк язмышым барын сиңа бирәм.
Киләчәк гомерем — ярсып килгән язым,
Син соңгы учагым, язмыш биргән назым.

Син — минем кояшым, син — минем нурларым,
Син — минем сагышым, син — җырлар җырларым!
Язмышым томанын тараттың нур булып,
Тормышым ялганын тараттың, җыр булып.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »