Көн дә киләм чишмәгә

Категория: көе сүзләре

Чылтырап аккан чишмәне
Тыңлыймын да юксынам.
Шул чишмәдә җыр җырлады
Минем сөйгән дускынам.

Чишмә отып алган мәллә (Әллә чишмә отып алган)
Сөйгәнемнең тавышын?
Иркәм җырына охшатам
Шул чишмәдең агышын.

Чишмә чылтырап ага да
Күңелемне күтәрә.
Иркәмнең җырын тыңларга
Көн дә киләм чишмәгә.

1960

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »