Зәйтүн гөл

Категория: көе сүзләре

Яз да яшел,
Көз дә яшел
Зәйтүн гөл.
Яфрак коймый,
Һич коромый
Үсә гөл.

Өйне ямьли,
Күзне ялмый
гөлгенәм.
Тиңдәше юк,
Көндәше юк,
бергенәм.

Минем дә бит,
Бер кызым бар,
Бер дигән,
Өйне ямьли
Зәйтүн гөлдәй
Зәйтүнәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »