Киңлекләрне айкап-байкап,
Талпына бөркет үрдә.
Шул бөркөттәй ярсу яшьлек
Канатын җәя җирдә.
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Калаларны тоташтыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Йөрәкләрне кавыштыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.
Краннарга көндез кояш,
Кичен йолдыз, ай куна.
Төнге утлар әверелә
Алсу таңга җай гына…
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Калаларны тоташтыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Йөрәкләрне кавыштыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.
Ут кебекләр ир-егеттәр,
Кыюлар мында кызлар.
Күзләрендә уйный нурлар,
Яңгырый дәртле җырлар.
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Калаларны тоташтыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.
Урман яра, тау актара
Яшьләрнең көчле кулы.
Йөрәкләрне кавыштыра,
Белорет — Чишмә юлы,
Белорет — Чишмә юлы.