Син — күңелем талларына
кунаклаган былбылым;
җан тартканым,
ямь тапканым,
тик минеке булгырым!
Син — минем татлы хыялым,
талмас канат куючым;
күз яшемне түктерүчем,
җаннарымны кыючым.
Син — тәкъдирдә язылганның
карасы да, агы да:
күгемдә йә кояш балкый,
йә гел болыт агыла.
Син — минем татлы хыялым,
талмас канат куючым;
күз яшемне түктерүчем,
җаннарымны кыючым.
Син — минем мәңге сөярем,
ничек кенә булсаң да;
сине ташлар хәлләрем юк,
ниләр генә кылсаң да…
Син — минем татлы хыялым,
талмас канат куючым;
күз яшемне түктерүчем,
җаннарымны кыючым.
Бу җыр Альбина Хәкимова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 05/06/2016 - 11:39
«
»