Мәктәбем ихатасы

/Беренче республика башкорт гимназиясы укучыларына һәм укытучыларына багышлыймын/

Мәктәбемнең ихатасы,
Гөл-чәчәккә күмелгән.
Һәр чәчәкнең таҗларында
Истәлекләр үрелгән.

Анау юлның читендә
Син мине көтә идең,
Ә мин сине күрмәенчә
Выйымсыз үтә идем.

Мәктәбем ихатасы…
Агачлар буйга җиткән.
Аларның да башыннан
Күпме дистә ел үткән.

Анау миләш яфрагын
Син миңа биргән идең,
Утлы тәлгәш җиләкләрне
Бергәләп тиргән идек.

Мәктәбемнең ихатасы…
Гөҗ килә бала-чага.
Мәктәбемә тәү килгәндәй,
Йөрәгем ярсып тибә.

Укытучы, дусларым
Бигерәк сагындырган.
Һәр кайсыгыз елмаюы
Шатлыклар кабындыра.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »