Нигә, әни, нигә картаясын?

Категория: көе сүзләре

Нигә, әни, нигә картаясың, —
Уйлыйсыңмы дөнья афәтен?
Күчсен, әйдә, безнең күңелләргә
Бар уйларың, бөтен хәсрәтең.

Нигә, әни, нигә картаясың
Дөнья шундый матур чагында?
Бу дөньяның бөтен сагышлары
Күзләреңдә нигә чагыла?

Нигә, әни, нигә картаясың,
Моңланасың һаман, әй, нигә?
Әй, син, картлык, кермә безнең өйгә,
Әй, син, картлык, тимә әнигә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (12 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »