Көткәннәргә авыр

Тагын китә, диеп өзгәләнмә,
Моң-зарларга, зинһар, уралма.
Син җаныма якын булган кебек,
Кадерле бит миңа юллар да.

Сагышыңны җил таратмас,
Таратырмын мин генә.
Көткәннәргә җиңел түгел,
Җиңел түгел көткәннәргә,
Өмет өзми түз генә.

Кайтырсыңмы микән, юкмы диеп,
Күз яшьләре булып түгелмә.
Бу юлым бит соңгы юлым түгел,
Мәңгелеккә китү түгел лә.

Сагышыңны җил таратмас,
Таратырмын мин генә.
Үзәкләрең өзелсә дә,
Өзелсә дә үзәкләрең,
Өмет өзми түз генә.

Һаман кайтмый соң дип әрнемә син,
Көткәнеңне беләм бит инде.
Шундый сагынып көтәр кешең барда
Әҗәлләр дә алмас шикелле.

Сагышыңны җил таратмас,
Таратырмын мин генә.
Үзәкләрең өзелсә дә,
Өзелсә дә үзәкләрең,
Өмет өзми түз генә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »