Салават күпере

Егет:
Сузылган салават күпере
Иделнең ярыннан-ярына.
Әйт әле, сөеклем, ризамы,
Шул юлдан бергәләп барырга.

Кыз:
Салават күпере ал да гөл,
Кабынмас, балкымас алда гел.
Чакырсаң гомерлек юлларга —
Үзең дә күперләр сала бел.

Егет:
Нурлардан күперләр салырмын,
Үзеңне җитәкләп барырмын.
Икәүләп диңгезләр кичәрбез —
Елмаеп сөендер ярыңны.

Икәү бергә:
Салават күпере төсләре
Кузгата, уйната хисләрне.
Тормышта күперләр нык булсын;
Йөрәктә сүрелмәс ут булсын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »