Добавлено Almaz в Пнд, 06/06/2016 - 00:41
Эй, тынма моң! Ярларыңнан
Ташып түгел лә…
Ике аккош бии, гүя,
Сөю күлендә.
Җаным тоя йөрәгеңнең
Җылысын, назын.
Әй, тынма, моң, тына күрмә —
Агыл да, агыл…
Беләм, җирдә бер нәрсә дә
Мәңгелек түгел.
Әй, тынма, моң… Тына күрмә…
Һичьюгы, бүген…
Эй, тынма, моң…
Бу безнең тик
Мизгеллек шатлык…
Җаннарыбыз — аккош та бит,
Язмышлар — Сак-Сок…
Бу мизгелләр тик Сак-Сокның
Күрешкән чагы.
Күңелләрнең тыйнак назын
бүлешкән чагы.
Бәлки, бу мәл тик берәүдер
Бөтен гомергә.
Әй, агыл моң… Тына күрмә!!!
Туктала күрмә!..