Аргаяш күлләре

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр күлләр безнең якта
Ал кояшка тартыла.
Кыр казлары безгә кайта
Шул таңнарның артыннан.

Кыйгак — кыйгак, шатлыклары
Күл өстенә сибелә,
Сагышлары, асыл таштай,
Чума күлнең төбенә.

Зәңгәр күлләр безнең якта,
Ак каенга сыена.
Кыр казлары, сусылудай,
Күл буенда коена.

Кыйгак — кыйгак, канатларын
Зәңгәр суда юалар.
Кыр казлары моңнарыннан
Чыңлап тора һавалар.

Зәңгәр күлләр безнең якта
Алтын комга уела.
Шул күлләрдә казлар кайта
Үзләренең туена.

Кыйгак — кыйгак, шатлыклары
Күл өстенә сибелә.
Сагышлары, асыл таштай,
Чума күлнең төбенә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »