Балан (икенче вариант)

Авыл очында — чәчәкле алан,
Алан читендә үсә бер балан.
Язларын балан шау чәчәк ата,
Әйтерсең аңа ап-ак кар ята.

Җылы җилләр, чуак иртәләр
Балан чәчәген назлап иркәли.

Көзләрен балан — алан ямьнәре,
Үзәкне генә өзә тәмнәре.
Балан чәчәген язын үз иткәч,
Татыйсың тәмен аның көз җиткәч.

Ачы шул, ачы балан җимеше,
Кушылган төсле аңа күз яше.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »