Сибелә чәчем (беренче вариант)

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелә чәчем, тарала.
Йә утка сал, йә суга сал,
Йә кайгымнан арала.

Уйсу җирнең агым суы
Ага икән таң белән.
Узар, ахры, яшь гомерем
Гел сагыш, гел моң белән.

Сандугачлар су эчәләр
Агыйделгә тезелеп.
Нигә болай сагынам икән,
Үзәкләрем өзелеп?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (22 голоса)
« »