Добавлено Almaz в Втр, 07/06/2016 - 00:56
Җырлый аккош соңгы җырын,
Мәхәббәтен юксынып,
Шауламый урман, исми җил —
Галәмнәр калган тынып.
Җырлый аккош җиргә-күккә
Моңнарын сибә-сибә,
Ярда камышлар яшь түгә
Яфракның яше кибә.
Җырла аккош, ела аккош —
Мәхәббәтем, сөйгәнем хакына.
Ярсу елга шарлавыклар
Аның җырын куәтләп,
Никтер кыймыйча торалар
Кушылырга күмәкләп.
Җырлый аккош моңлы җырын,
Җан өзгеч хәтирәләр,
Хыянәтсез мәхәббәтне
Күкләргә күтәрәләр.
Җырла аккош, ела аккош —
Мәхәббәтем, сөйгәнем хакына.