Кем югалта, кемдер таба

Категория: көе сүзләре

Син кайчандыр мәхәббәтнең,
Сөюнең югалткансың.
Татлы хисләр кечерәлми,
Сагышларга баткансың.
Сагышлардан җырлар туган —
Былбыллар көнләшерлек.
Әлдә сердәш кошларың бар,
Сөенеч өләшерлек.

Кем югалта, кемдер таба, —
Тормыш шулай корылган:
Күзгә яшьләр генә килә
Сагышлының җырыннан.
Өзгәләмә син үзеңне,
Югалттым дип ярымны.
Йолдызларга гына сөйлә
Күңелендәге зарыңны.

Син кичермәгән хисләрне
Бүтәннәр кичерсеннәр.
Шатлык, бәхет, сөю тоеп
Бүтәннәр исерсеннәр.
Җаның югалтканны эзли
Өзгәләнеп, өзелеп.
Булмас инде, димә җаным
Яралардан төзәлеп.

Кем югалта, кемдер таба, —
Тормыш шулай корылган:
Күзгә яшьләр генә килә
Сагышлының җырыннан.
Өзгәләмә син үзеңне,
Югалттым дип ярымны.
Йолдызларга гына сөйлә
Күңелендәге зарыңны.

Җан ярасы төзәлми шул,
Тән ярасы төзелә.
Тургай сайраганга гөлләр
Чәчәкләнгән үзәндә.
Үзәннәрдә бөгеләрдәй
Син дә чәчәк ярырсың.
Сөю утларында син дә
Син кабынып алырсың.

Кем югалта, кемдер таба, —
Тормыш шулай корылган:
Күзгә яшьләр генә килә
Сагышлының җырыннан.
Өзгәләмә син үзеңне,
Югалттым дип ярымны.
Йолдызларга гына сөйлә
Күңелендәге зарыңны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »