Добавлено Almaz в Втр, 07/06/2016 - 14:12
Син кайчандыр сөюеңне,
Кайдадыр югалткансың.
Татлы хисләр кечерә алмый,
Сагышларга баткансың.
Кем югалта, кем таба, —
Тормош шулай корылган:
Сөю сүнеп кабат килер
Көт шуңа да, өметлән!
Җаның югалтканны эзли
Өзгәләнеп, өзелеп.
Бетмәс инде, дисең җаный
Яралардан төзәлеп.
Кем югалта, кем таба, —
Тормош шулай корылган:
Сөю сүнеп кабат килер
Көт шуңа да, өметлән!
Өзгәләмә үзеңне,
Югалттым дип ярымны.
Йолдызларга гына сөйлә
Күңелендәге зарыңны.
Кем югалта, кем таба, —
Тормош шулай корылган:
Сөю сүнеп кабат килер
Көт шуңа да, өметлән!