Добавлено Almaz в СР, 08/06/2016 - 15:07
Аккошкай — сылу кошкай,
Ялгыз җырың өзә үзәкне.
Мин дә шулай ялгыз калсам,
Моңсу җырлар бетә йөзәтеп.
Сандугачкай — сары кошчык —
Сагышыннан моңга күмелә.
Мин дә шулай сагышлардан
Җырлар гына булып түгеләм.
Сабантургай — соры кошчык —
Зәңгәр күктә җырлар йомгагы.
Синең төсле йөрәгемә,
Йөрәгемә җырлар йомганмын