Алтын гомер (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Алтын да гына алтын балдак,
Алтын гына еллар, ай уза.
Алтын тузганнары сизелми,
Безнең алтын гомерләр туза.

Тузыр да гына гомерләрнең
Кадерен белми тотыла.
Шатланып тә яшәр урынга,
Үкенечтән утлар йотыла.

Алтын да гына алтын балдак,
Вакытларны булмый шул алдап.
Алтын балдак биргән язларны
Көзләргә булмый шул ялгап.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »