Сарман (икенче вариант)

Категория: көе , сүзләре

Сарман буйкайлары, ай, киң алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Бергә яшәүләре, ай, күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.

Сарман буйларыннан үткән чакта
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы,
Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сандугачлар сайрый, кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »