Сарман (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сандугачлар гына кайда сайрый — 
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.

Сарман буйларыннан китә алмыйм, 
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын шул,
Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы?
Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Сарман буйлары ла бик киң алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Кавышулары ла бик аз вакыт,
Әмма аерылышу бик яман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »