Менәр идем тауга

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтыр идем язга
Калфак үрергә.
Тагын ниләр язган
Миңа күрергә?

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Йөрер идем кырлар,
Елга буенда.
Тыңлар идем җырлар
Сабантуенда.

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Чит җирләрдә йөреп,
Ялгызым калып,
Язмышыма кереп,
Калдым югалып.

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Менәр идем тауга
Җиләк җыярга.
Ләкин карлар яуган
Минем хыялга.

Кайтыр идем язга
Калфак үрергә.
Тагын ниләр язган
Миңа күрергә?

Тагын ниләр язган
Миңа күрергә?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »