Җылы яңгыр (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Төшләремә җылы яңгыр керә, керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы, юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр белән,
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.

Ла-ла ла-ла-ла-ла ла-ла-ла-ла-ла-ла,
Ла-ла ла-ла-ла-ла.

Яңгырлар да ул чак җылы иде, иде
Агыйделдә туган моң сыман, сыман,
Күшеккәндә бозлы яңгырларда
Ул җылыңны синең юксынам, юксынам.
Ул җылыңны синең юксынам, юксынам.

Ла-ла ла-ла-ла-ла ла-ла-ла-ла-ла-ла,
Ла-ла ла-ла-ла-ла!

Кай вакытта назлы җылы бер сүз, бер сүз,
Ишетәсе килгән чак була, чак була,
Шундый чакта җылы яңгыр булып
Явып узсаң иде чак кына, чак кына.
Явып узсаң иде чак кына, чак кына.

Ла-ла ла-ла-ла-ла ла-ла-ла-ла-ла-ла,
Ла-ла ла-ла-ла-ла!

Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр белән,
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.

Ла-ла ла-ла-ла-ла ла-ла-ла-ла-ла-ла,
Ла-ла ла-ла-ла-ла!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »