Гомеркәйләр үтә

Категория: көе сүзләре

Яшәсәң сөелеп,
Мәхәббәт җимешең
Туа дөнъяларны нурларга.
Күңелең һәрчак шат,
Намусың булса саф,
Ямьне бизәп яши җырларда.

Иман белән атлап,
Гөреф-гадәт саклап,
Җырлап яшәүләргә ни җитә!
Елап яшәсәң дә,
Җырлап яшәсәң дә,
Гомеркәйләр үтә шул, үтә!

Матур үтсен гомер
Яшәлә бит тик бер,
Күкрәп үтик фани дөнъяны.
Яшәүләргә сөеник,
Калсын җыр сибелеп,
Дәрт-моңнарға күмеп җаннарны.

Иман белән атлап,
Гөреф-гадәт саклап,
Җырлап яшәүләргә ни җитә!
Елап яшәсәң дә,
Җырлап яшәсәң дә,
Гомеркәйләр үтә шул, үтә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »