Очраштык без сугыш аланында

Очраштык без сугыш аланында,
Яфрак койган чакта каеннар.
Үкергәндә пушка-минометлар,
Җанны өйкәгәндә кайгылар.

Давыл үтәр, дидек,
Кайгы бөтер, дидек,
Антлар иттек бергә булырга.
Йөрәкләрнең ярсып тибүен
Гомер буе бергә санарга.

Окоплар да күптән тигезләнде,
Шаулап үсә анда каеннар.
Каеннарга кунса сандугачлар,
Онытыла кара кайгылар.

Давыл үтәр, дидек,
Кайгы бөтер, дидек,
Антлар иттек бергә булырга.
Йөрәкләрнең ярсып тибүен
Гомер буе бергә санарга.

Сандугачлар сайрый, сагыш тынмый,
Яшәр өчен йөрәк ашкына.
Үлсәң үл, ди вәгъдәңдә тор, ди,
Тугры бул, ди биргән антыңа.

Давыл үтәр, дидек,
Кайгы бөтер, дидек,
Антлар иттек бергә булырга.
Йөрәкләрнең ярсып тибүен
Гомер буе бергә санарга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »