Син юк янымда

Категория: көе һәм сүзләре

Ялгыз гына бер төнем иде,
Җылы яңгыр иде урамда.
Күңелләрем тулы көй иде,
Бар дөнъям түгел урынында.

Булсаң иде шул чакта
Минем белән бергә дускаем.
Кошлар моңлана безнең хакта
Тик минем җаным ялгызкаем.
Төннең сихырлы ямен
Күрсәң иде синдә дускаем.
Минем моңлы көйләрем
Сиңа булыр иде дускаем.

Икәү бергә бер хыял минем,
Очар идек яңган йолдыздай
Алсу таңнар каршылар идек,
Ничек сине эзләп табарга?

Булсаң иде шул чакта
Минем белән бергә дускаем.
Кошлар моңлана безнең хакта
Тик минем җаным ялгызкаем.
Төннең сихырлы ямен
Күрсәң иде синдә дускаем.
Минем моңлы көйләрем
Сиңа булыр иде дускаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »