Кайдандыр килә бер төш,
Ал күкләрдә кояш елмая,
Челтерәп моңлана елгалар,
Тәбигать кийгән сихырлы төс,
Үз телендә моңлана кошлар,
Барысы миңа аңлашыла,
Җаным оча таулар башына,
Алтын төсенә кергән ташлар.
Бер теләк юк, бер кайгым юк
Зур тынычлык күңелемдә.
Очам мин җилләрнең каршына,
Болытлар ярдәм кулын суза,
Ап-ак диңгез эченә чумам,
Мең төрле төсләр алмашына.
Йолдыз утлары яна — сүнә,
Ут елгалары аша йөзәм,
Барлык дөнъяны шулай бизәп,
Чикчез күк чакыра үзенә.
Бер теләк юк, бер кайгым юк
Зур тынычлык күңелемдә.
Фный дөнъялар онытлыла,
Яманлык кыллары өзелә,
Моңлы бер көй күңелгә керә,
Мәңгелек йөрәгемдә кала.
Бер теләк юк, бер кайгым юк
Зур тынычлык күңелемдә.