Туган җиремә (беренче вариант)

Тугай ярып аккан чишмәләр кебек,
Саф хисләрем җырыма талпына.
Җырым кайнар чишмә булса,
Татлы суын үзем эчми,
Бирер идем хезмәт сөйгән халкыма!

Һәрбер шатлык кояш нурлары булып,
Үрли минем күңелем түренә.
Йөрәк җырларым да шулай
Кояш кебек якты нурлар
Сипсен иде туып-үскән җиремә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (35 голосов)
« »