Добавлено Almaz в СБ, 02/07/2016 - 11:22
Көмеш сулы Агыйделем
Каридел кочагында.
Каршы ала гүзәл Өфем
Биек тау башларында.
Өфем, Өфем, гүзәл Өфем!
Үткәнем, киләчәгем!
Рәсәйемнең матур гөле,
Уралымның гөл-чәчәге!!!
Гөл-чәчәкле бакчалары,
Бульварлары, урамнары.
Мең йөрәкләрдә уята
Мең-мең мутур җырларны.
Өфем, Өфем, гүзәл Өфем!
Үткәнем, киләчәгем!
Рәсәйемнең матур гөле,
Уралымның гөл-чәчәге!!!
Салават батыр тулпар атында
Каршы ала, озата.
Өфедә тик бер булганнар
Кире әйләнеп кайта.
Өфем, Өфем, гүзәл Өфем!
Үткәнем, киләчәгем!
Рәсәйемнең матур гөле,
Уралымның гөл-чәчәге!!!