Кем төзәтер язмыш ялгышын?

Бер-беребезгә насыйп яр идек без
Аерды шул ачы язмышлар.
Ник моңсызлар өчен дөньялар киң,
Ник гашыйклар (гашыйкларга) өчен (гына) дөнья тар?!

Ташлап киттең мине,
Ялгыз иттең мине.
Кем төзәтер язмыш ялгышын!?
Тәкъдир каләмнәре миндә булса әгәр (иде),
Болай язмас идем язмышны!

Ай югалды, якты кояш сүнде,
Күкләр елый миңа кушылып.
Ай кояшлы бәхет күкләренең,
Җиде каты төште ишелеп.

Ташлап киттең мине,
Ялгыз иттең мине.
Кем төзәтер язмыш ялгышын!?
Тәкъдир каләмнәре миндә булса әгәр (иде),
Болай язмас идем язмышны!

“Язмышлардан узмыш бар”, диләр дә,
Синсез дөньям — дөнья түгел лә.
Беренче һәм соңгы мәхәббәтем,
Рәсемеңә (кабереңә) яшем түгелә.

Ташлап киттең мине,
Ялгыз иттең мине.
Кем төзәтер язмыш ялгышын!?
Тәкъдир каләмнәре миндә булса әгәр (иде),
Болай язмас идем язмышны!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »