Көтәм (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Серле төнлә таңны көтәм,
Таң агылгач көнгә үтәм.
Көзен кышка ашкынамын,
Кыш күңелдә яз иртән.

Көтәм-көтәм,
Иң меңнәрнен арасыннан.
Көтәм-көтәм,
Сине генә өзелеп көтәм.

Кайгыларым сирәк килми,
Сагышлардан йонсып бетәм.
Карлар ярган чәчәк кебек
Шатлык килер диеп көтәм.

Гомер буе ниләр эзләп
Кемнедер мин көтәм-көтәм.
Ничек кенә яшәр идем
Бу язмышлар булса бүтән.

Голосов пока нет
« »