Язмышымда калдың (икенче вариант)

Очрашырга сүзләр бирештек тә,
Аерылды яшьлек юлыбыз.
Башланып та җырланмичә калды
Икәү язган моңлы җырыбыз.
Икәү язган моңлы җырыбыз.
Җырланмичә калды, җырланмичә калды
Икәү язган моңлы җырыбыз.

Еллар узды. Гомер агышлары
Алып китте әллә кайларга!
Гомер кышым килсә дә, мин кайтам
Вәгъдәләшкән ямьле язларга.
Вәгъдәләшкән ямьле язларга.
Гомер кышым килсә, гомер кышым килсә,
Мин кайтырмын ямьле язларга.

Моңсу миңа. Кайда яшьлегебез?
Туймас идек сөеп, сөелеп.
Язмышымда калдың, яшьлек дустым,
Язылмаган моңлы көй булып.
Язылмаган моңлы көй булып.
Язмышымда калдың, язмышымда калдың,
Язылмаган моңлы көй булып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »