Кулда тальян гармун (икенче вариант)

Кулда тальян гармун
Күңел тулы җыр-моң.
Матур яшьлек сөю моңында.
Уйнап торса тальян,
Оҗмах фаный дөньяң,
Мәхәббәтем — тальян гармунда!

Горләп торсын авыл,
Күтәрелсен давыл,
Кызлар таный безнең тавышны.
Ку үләне итеп,
Үткәнгә ут төртеп,
Яндыраек сары сагышны.

Тормыш юлы буйлап,
Мәхәббәтен җырлап,
Тиле яшьлек безгә ияргән.
Картлык бардыр бәлки,
Көтеп алыр тәки,
Таяк бирер төшсәң иярдән.

Ага еллар, сулар,
Мәңге яшь бит кызлар,
Картаймаек кыен булса да.
Басып куйдык ташка:
“Мәхәббәттән башка,
Хәзинә юк безгә дөньяда!”

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »