Кәккүк аенда

Эй шаулай, хозурланып,
Яшьлек урманы.
Саф сөю җәйгорлары.
Җанны нурлады!

Йә, дуслар, тыпырдап,
Шома (дәртле) басаек.
Гашыйкларны тәбрикләп,
Күңел ачаек!

Зәп-зәңгәр күбәләктәй,
Хисләр җилпенә,
Шат яшьләр очрашканга,
Йөрәк җилкенә!

Йә, дуслар, тыпырдап,
Шома (дәртле) басаек.
Гашыйкларны тәбрикләп,
Күңел ачаек!

Һай, матур, күңелле шул
Кәккүк аенда.
Иң якын җан-дусларың
Бергә чагында!

Йә, дуслар, тыпырдап,
Шома (дәртле) басаек.
Гашыйкларны тәбрикләп,
Күңел ачаек!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »