Бу гомер (икенче вариант)

/ "Бәхет хакы" спектакеленнән Зариф җыры /

Әйтерсең дә безгә санамыйча,
Үлчәмичә гомер бирелгән.
Яшьлегемдә син кадерле бүләк,
Аермасы язмыш ярымнан.

Җандай дуслар белән бер сөйләшсәм,
Кайгыларым була көл-күмер.
Өлгермибез, вакыт җиткермибез
Әйтерсең дә ике бу гомер.

Учларга утын өстик әле без,
Ялкынланып янсын күмерләр.
Бездән соңда язлар килә
Кабатланыр җырда гомерләр.

Җандай дуслар белән бер сөйләшсәм,
Кайгыларым була көл-күмер.
Өлгермибез, вакыт җиткермибез
Әйтерсең дә ике бу гомер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »