Бер күрүдә, тик бер күрешүдә
Сихерләнде кебек йөрәгем.
Нишлим, нихәл итим, гашыйк иттең бит син.
Үзең генә, бугай, белмәдең.
Әллә белеп, әллә белми генә
Хисләремә килеп кагылдың.
Эх, тагын бер, бер күрешәсе иде,
Сагынам бит, сине сагындым.
Бәлки, бүген өеп өметләнеп,
Сине генә эзли күзләрем.
Күренмәгәч бүтән, кирәк иде микән
Дәшүләрең, татлы сузләрең?
Әллә белеп, әллә белми генә
Хисләремә килеп кагылдың.
Эх, тагын бер, бер күрешәсе иде,
Сагынам бит, сине сагындым.
Күңелләрем әллә нишләп куя,
Онытырмы диеп уйласам.
Ишет әле, ишет, исләреңә төшер
Тик бер генә күрен, ичмасам.
Әллә белеп, әллә белми генә
Хисләремә килеп кагылдың.
Эх, тагын бер, бер күрешәсе иде,
Сагынам бит, сине сагындым.